Тәртипле иртә - 3 ноябрь
Бүген бездә кунакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Шәяхмәтова Роза Искәндәр кызы булды.
Татарстанда узган уку елында «Физик-химик алгарыш» дигән яңа проект эшли башлады. Шул ук вакытта тагын бер республика проектын – «Физик-математик алгарыш»ны гамәлгә ашыру дәвам итә. Аларда катнашып, укытучылар грантлар, ә укучылар премияләр ала. Моннан тыш, мәктәпләргә заманча җиһазлар урнаштырыла. Проектлар ТР Рәисе теләктәшлеге белән тормышка ашырыла.
Проект дүрт блоктан тора: укытучыларга методик, технологик һәм грант ярдәме; мәктәпләргә методик һәм грант ярдәме; укучыларга оештыру-методик һәм грант ярдәме; физика һәм химияне популярлаштыру. Проектның бурычлары – балаларның химия һәм физика белән кызыксынуын көчәйтү, инженер һөнәрләрен сайлаучы абитуриентлар санын арттыру
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар