«ТӘРТИПЛЕ ИРТӘ»нең быелгы сезонын йомгакладык!
«Тәртипле иртә» тапшыруының 2025-2026 елгы сезонын йомгакладык - сишәмбе көнне бу сезонда ахыргы эфирны үткәрдек. Бу көнге кунаклар «Тәртипле иртә» тапшыруының барлык алып баручылары, тапшыруны эфирга әзерләүчеләр иде!
Узган сезонда булган кызыклы мизгелләрне барладык, тыңлаучыларыбызның фикерләрен тыңладык, ахырдан радиобызның баш мөхәррире - "Тәртипле иртә" тапшыруының алыштыргысыз алып баручысы Ризәлә Исмәгыйлева алып баручыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссер Алмаз Нургалиев, танылган журналист Нур Алиев, Татарстанның халык артисты Фәнис Кәлимуллин - "Татмедиа" ширкәтенең, "Тәртип" радиосының тавыш режиссеры Алмаз Сәйфетдинов, танылган журналист Илфат Фәйзрахманов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Нәбиуллина, Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов, "Сәхнә" журналы мөхәррире Зөлфия Гыйльметдинова Бөтенроссия татар конгрессы башкарма комитетының Рәхмәт хатларын алды.
Югарыда саналган шәхесләрдән тыш, "Тәртипле иртә" тапшыруын әзерләүчеләр арасында Алинә Хафизова да бар. Ул "Уен эш түгел" сәхифәсе өчен сораулар әзерли. "Тәртип" радиосының баш мөхәррир урынбасары Ләйлә Ялалова "Тәртипле иртә" тапшыруы мөхәррире булудан тыш, үзе дә сишәмбе көнне туры эфирда эшли.
Шулай итеп, "Тәртипле иртә"не җәйге ялга озаттык. Барлык радиотыңылаучыларыбызга, безнең иганәчеләребезгә, эфирга килгән кунакларга зур рәхмәт әйтәбез. Киләсе сезонда очрашканчыга кадәр. Ә "Тәртип" радиосы үз эшен дәвам итә. Тәүлек әйләнәсе сез яраткан тапшырулар, җырлар, шигырьләр яңгырап тора.
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар