Логотип Тартип радиосы

«ТӘРТИПле КАЛЕБ» концертына чакырабыз!

«ТӘРТИП» - татарның тарихын, әдәбиятен, мәдәниятен, рухи кыйммәтләрен саклап калу нияте белән эшләүче чын халык радиосы! ҮТКӘН белән КӨТКӘН арасында күпер салучы ТӘРТИП радиосы 10 яшьлеге уңаеннан концертлар циклын дәвам итә!

“ТӘРТИПле КАЛЕБ” 

КАЛЕБ – ул КҮҢЕЛ! Һәркайсыбыз күңелендә ТӘРТИП булганда гына БӘХЕТле була ала!
ТӘРТИП радиосына гына түгел, аның белән бергә үскән яшьләр мәйданы КАЛЕБ тапшыруына да - 10 яшь!

Икеләтә бәйрәмебезне бергәләп үткәрик!
Бу юлы сезне өметле КӨТКӘНебез – яшьләребез белән сөендерәчәкбез! 

22 август, 19.00 да "ЧУЛПАН" мәдәният үзәгендә,

10 ел эчендә радиоэфирдан ишетеп, яратып өлгергән талантлы яшьләребезне бер сәхнәгә җыеп, ТӘРТИПле киләчәкнең нинди буласын сезгә дә күрсәтергә булдык!

Сезнең өчен талантлы яшьләребез:

Җырчылар:

Илнар Шәрәфетдинов, Мөнир Мәрданов, Наилә Низамиева, Нәзирә Хөсәенова, Руслан Габбасов, Булат Нәҗипов, Миләүшә Закирова, Гөлия Зәһретдинова, Айзилә Гарифуллина, Рүзәл Шакиров, Илдар Сафин, Самат Мөхәммәтҗанов;

Биючеләр:

Алсу Мәгъсүмҗанова, “Яз” бию ансамбле, “Мирас” бию ансамбле, Камил Салахов, “El Deseo” бию төркеме;

Инструменталистлар:

Ильяс Фәрхуллин, Дәниф Сәфиуллин, Айбулат Харисов, Зилә Гайнуллина;

Нәфис сүз осталары/шагыйрьләр:

Айзат Вахитов, Булат Ибраһимов - Ильяс Камал (күмәк номер), Айнур Гәрәев, Гөлүсә Гыйбадуллина чыгыш ясаячак!

«ТӘРТИПле КАЛЕБ» концертының яшь үзенчәлеге чикләнмәгән.

Программа 3 сәгатьлек. 

Башланыр алдыннан һәм тәнәфес вакытында милли көйләр тыңлап, уеннар уйнап, аралашып, ял итеп алу мөмкинлеге булачак.

ҮТКӘН белән КӨТКӘН арасына
Сезнең белән серле күпер салыйк!
Түкми-чәчми милли хәзинәне
Чорлар аша бергә озата барыйк!

!!! Әлеге концертка билет алучы һәркем ТӘРТИП радиосы үсешенә зур өлеш кертәчәк! 

ТӘРТИПле халык югалмый! Татар ТӘРТИПсез була алмый! 

«ТӘРТИП» радиосы: Казан - 93,1 FM, Чаллы - 90,2 FM 
TARTIP.TATAR Махсус кушымта буенча бөтен дөнья тыңлый!

http://tartip.tatar/?erid=2SDnjdtqU5Y

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар