Логотип Тартип радиосы

Тәртиптә - Алмаз Монасыйпов атналыгы

Бу атнаны Тәртип радиосында татар музыка сәнгатенә зур өлеш керткән, милли симфония юнәлешенә нигезен салучыларның берсе — композитор, дирижер, педагог Алмаз Закир улы Монасыйпов атналыгы дип игълан иттек.

Аның музыкасы — татар халкының моңын, тарихын һәм бөек шәхесләребезнең рухын чагылдырган уникаль дөнья. Композитор үзе бер әңгәмәсендә: “Кайда гына булсам да, мин, һичшиксез, татар композиторы. Гәрчә ,кайчак рус көйләре язсам да” , — дип әйткән. Бу сүзләр аның иҗатының бөтен асылын ачып сала кебек. Бу атнада сез аның иҗат җимешләрен ешрак ишетә аласыз. Фикер-тәкъдимнәрегезне, Алмаз Монасыйпов хакындагы хатирәләрегезне безнең белән дә уртаклашсагыз, без бик шат булырбыз.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар