Логотип Тартип радиосы

Туган көнегез белән!

Бүген «Тәртип» радиосы баш мөхәррире ИСМӘГЫЙЛЕВА РИЗӘЛӘ КОТДУС КЫЗЫның туган көне!

 

☘Ризәлә ханым - хезмәт юлын халыкка хезмәткә багышлаган тынгысыз, тырыш зат. Үз халкын, үз телен, гореф-гадәтләрен чиксез яратуы аның һәр эшендә, һәр гамәлендә чагыла. Радиобызда яңгыраган һәр тапшыруга, һәр сәхифәгә, һәр сүзгә, һәр җырга бу ярату салынган.

☘Шигырь язган, җыр яраткан кеше бу дөньяга үзгә бер яктылык белән яратыла. Ризәлә дә тирә-юнендәгеләрне матур эш-гамәлләре белән дә, мөлаем тавышы белән дә, күңел матурлыгы белән дә, гаҗәеп зәвыгы, нечкә тоемлау хисе белән дә сокландырып яши. Ризәлә ханым таләпчән җитәкче дә, остаз да, кайгыртучан дус та, яхшы киңәш бирүче дә.

☘Тыйнак, тырыш, тынгысыз, олы җанлы, мөлаем җитәкчебезне туган көне белән котлыйбыз. Тормыш иптәшегез Ленар белән бәхетле, тигез гомер кичерегез. Балаларыгыз, оныкларыгыз Сезне һәрчак зур уңышлары белән генә сөендерсеннәр. Сайлаган кыйблагызны югалтмыйча, озак һәм нәтиҗәле хезмәт итәргә язсын Сезгә! Хезмәтегезнең хөрмәтен дә күреп яшәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар