Логотип Тартип радиосы

БЕРЕНЧЕ ИФТАР АШЫ

Кичә ТӘРТИП үзенең 8 еллык тарихында беренче тапкыр радионың алып баручыларын һәм авторларын җыеп ифтар ашы уздырды.

Мәҗлестә шулай ук ТӘРТИПнең якын дуслары, фикердәшләре дә булды. Ерак араларны якын итеп килгән радиобызның мөхтәрәм азан әйтүчесе Әхтәм абый Сатиевның янәшәбездә булуы да бу кичкә ямь өстенә ямь өстәде. Килгән барлык кунакларыбызга, шундый җаваплы вә саваплы эшне башкарып чыгуда ярдәм күрсәткән Татмедиа ширкатенә зур рәхмәтләребезне белдерәбез!

Тоткан уразаларыбыз кабул булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар