Логотип Тартип радиосы

ҖИҢҮЧЕЛӘР БИЛГЕЛЕ!

Ниһаять, "Үз илемдә - үз көем" бәйгесенең җиңүчеләрен игълан итәр вакыт!

Исегезгә төшерәбез, 5 сентябрьдә башланып киткән әлеге конкурсның төп шарты буенча катнашучылар бер гаилә әгъзалары яки туганнар булырга тиеш иде. Аларга сирәк яңгыраучы яки онытылып баручы җырны музыка уен коралларына кушылып җырларга яки җырны акапелла башкарырга дигән таләп куелды. Җырны башкаруга иҗади килү шулай ук игътибарга алынды.
Боларның һәммәсен дә исәптә тотып, жюри әгъзалары түбәндәге нәтиҗәгә килде:

3 урын - Казаннан Ихсанова Зөһрә һәм аның улы Ислам (татар халык җыры "Ай, былбылым")
2 урын - апалы-энеле Мифтахова Фирдисә һәм Абдуллин Рафаэль ("Ике аккош" җыры)
1 урын - Кукмарадан абыйлы-энеле Фарил Габдрахманов һәм Фаил Зәйнуллин ("Искән җилләр")

һәм

ГРАН-ПРИ ияләре - Тукай районыннан туганнар төркеме (Зөлфия Сәетова, Мирзаһит Нәҗметдинов, Кафия Нәҗметдинова, Морат Шәехов, Гүзәл Вәлиева, Елена Вахитова, Нурсинә Гайнетдинова) - "Ал гарнитур" җыры.

Котлыйбыз! Димәк, 29 ноябрь көнне Казанда булачак концертыбызның төп катнашучылары билгеле дигән сүз!

Жюри шулай ук берничә видеоны аерым билгеләп узды. Һәркайсы белән шәхсән элемтәгә керәчәкбез.

Барлык катнашучыларга да ЗУР РӘХМӘТЛӘРЕБЕЗНЕ белдерәбез! Нинди талантлы, моңлы гаиләләребез бар икән бит, дип сокландык үзегезгә! Һәрвакыт шундый туганчыл булып, бер-берегезнең кадерен белеп, очрашкан саен халкыбызның иң матур җырларын җырлап, бәхеткә, шатлыкка төренеп яшәгез, дуслар!

"Үз илемдә - үз көем" бәйгесе киләсе елда да үз эшен дәвам итәчәк! Безнең бәйгеләрдә актив катнашырсыз дигән өметтә калабыз!

P.S. Бәйгегә килгән видеоларны менә шушы сылтаам буенча карарга була: 

https://vk.com/video/playlist/-67491583_1

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар