Логотип Тартип радиосы

Ике бәйгебезгә дә йомгак ясалды!

29 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге Дәүләт филармониясе залында көтелгән чарабыз - "Үз илемдә - үз көем" һәм "Әниләр марафоны"ны бәйгеләренең йомгаклау концерты булып узды.

Тантаналы кичәгә Татарстанның төрле шәһәрләреннән, авыл-районнарыннан һәм Республикабыздан читтә яшәүче катнашучыларыбыз җыелды.

Бәйрәм рухы фойеда ук сизелә иде: "Риваять" этнотөркеме килгән барлык кунакларны җырлы-биюле уеннары белән каршы алды! Концертны ачып җибәргән "Казан нуры" оркестры да тамашачыларга дәрт өстәп җибәрде.

ТӘРТИП радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлеваның сәлам сүзләреннән соң, йомгаклау чарасының алып баручылары Айваз Садыйров һәм Айсылу Лерон кичәне ике бәйгенең җиңүчеләрен игълан итү белән дәвам итте. Аларны бүләкләү һәм котлау өчен сәхнәгә әлеге проектларны тормышка ашырырга ярдәм иткән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенең рәис урынбасары Камил Әсгать улы Ногаев һәм "Үз илемдә - үз көем" бәйгесенең жюри рәисе - Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов чыкты.

Иң элек "Үз илемдә - үз көем" бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Алар:
3 урын - Казаннан әниле-уллы Зөһрә һәм Ислам Ихсановлар
2 урын - апалы-энеле Мифтахова Фирдисә һәм Абдуллин Рафаэль
1 урын - Кукмарадан абыйлы-энеле Фарил Габдрахманов һәм Фаил Зәйнуллин
һәм ГРАН-ПРИ ияләре - Тукай районыннан "Туганнар" төркеме (Зөлфия Сәетова, Мирзаһит Нәҗметдинов, Кафия Курочкина, Морат Шәехов, Гүзәл Вәлиева, Елена Вахитова, Нурсинә Гайнетдинова).

Шуннаң соң "Әниләр марафоны" конкурсының җиңүчеләре дә билгеле булды.
21 көннең бер көнен дә калдырмыйча, марафонда катнашканнар арасында ГРАН-ПРИ исеменә Алинә Бикмулллина Алина Бикмуллина лаек булды👍

Җиңүчеләр рәтендә шулай ук:
Алсу Шәйдуллина Алсу Шайдуллина
Алия Сәлахова Алия Салахова
Эльвира Каюмова Эльвира Каюмова
Миңнетәкыя Хисамова Миннетәкыя Хисамова
Гүзәл Хәбибуллина Гузель Хабибуллина
Гөлзәминә Габдрахманова Гөлзәминә Габдрахманова
Нурия Гатауллина Нурия Гатауллина
Гөлназ Закирова Закирова Гөлназ

Махсус бүләккә ия булучылар:
Ләйсән Гарифуллина
Гөлназ Шакирҗанова
Нурфия Халикова
Лилия Фәттахова
Лилия Мөхтәрова
Гүзәл Мәрдәнова
Фәйрүзә Әхмәтҗанова
Алия Рәхимова
Айгөл Вәлиуллина.
Аларга "Гүзәлем" кибетеннән яулыклар наборы һәм "Сабыйлар" үзәгеннән сувенир продукция тапшырылачак.

ТР Дәүләт Советы депутаты, "Бала-Сити" балалар бакчасы һәм мәктәпләренең генераль директоры Альбина Насыйрованың махсус бүләкләренә
Ландыш Фазуллина
Гөлчәчәк Мөхтәрова
Гөлия Мостафина ия булды.

Бөтендөнья татар конгрессының "Дөнья" интернет-студиясе баш мөхәррире Энҗе Шәйхетдинова исә бәйгедә катнашкан
Флера Шәрипова
Фәгыйлә Чумарова
Дания Сәләховага бүләкләр алып килде. Кызганыч, чит төбәкләрдә яшәү сәбәпле, аларның берсе дә чарага килә алмады. Бүләкләрне ияләренә тапшырырбыз.

Аш-су остасы Резидә Хөсәенова үзенең "Тәмле булсын!" китабын:
Ләйсән Ханова
Евдокия Толстова
Венера Гомәрова
һәм Рамилә Фәррахова-Газизовага бүләк итте.

Шулай ук Татмедиа ачык акционерлык җәмгыятеннән дә өч махсус бүләк булды. Аларны ТАТМЕДИАның генераль директоры Шамил Садыйков тапшырды:
Ләйлә Мәрдәновага "Салават күпере" журналына 1 еллык язылу
Айсылу Габдрахмановага "Сабантуй" журналына 1 еллык язылу
Алсу Вафианага "Сөембикә" журналына 1 еллык язылу

Барлык җиңүчеләрне дә ЧЫН КҮҢЕЛДӘН КОТЛЫЙБЫЗ!

Инде бәйрәм чарасына әйләнеп кайтсак, тантаналы бүләкләүдән соң сәхнәдә эстрадабызның танылган җырчылары: Рөстәм Закиров, Лилия Муллагалиева, Рөстәм Асаев, Сиринә Зәйнетдинова, Айдар Габдинов, Марсель Вәгыйзов, Илгиз Мөхетдинов, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Марат Галимов, Рисәнә Мостафина, музыкантлар Ренат Вәлив, Динә Закирова, Динар Бәдретдинов һәм аның җитәкчелегендәге "Сәйдәр" баянчылар төркеме һәм "Риваять" этнотөркеме белән беррәттән "Үз илемдә - үз көем" бәйгесенең җиңүчеләре һәм катнашучылары чыгыш ясады.

Тантаналы кичәбез "Әниемә" җыры белән тәмамланды!
Шул уңайдан барлык әниләрне дә узып киткән ӘНИЛӘР КӨНЕ белән тәбриклибез! Якты күзләрегездән елмаю һәм шатлык китмәсен. Чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, озын гомер телибез. Балаларыгыз һәм якыннарыгыздан һәрчак хөрмәт һәм ярату гына тоеп яшәргә язсын💚
Һәм, әлбәттә, безнең тугры тыңлаучыларыбызны безнең марафоннарда, бәйгеләрдә алга таба да катнашырга чакырып калабыз!
Мондый матур очрашулар киләчәктә дә булыр, тагын шулай җыелырга насыйп булсын!

P.S. Проектларның жюри әгъзалары - Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов, Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов, шагыйрә Илсөяр Иксанова, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева, аш-су остасы Резидә Хөсәенова, журналист Илнур Фәйзрахмановка зур рәхмәтләребезне белдерәбез!

Шулай ук Г.Тукай исемендәге Дәүләт филармониясенең җитәкчелегенә һәм аның хезмәткәрләренә зур рәхмәт!

 

Фотограф Абдул Фарах.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар