Логотип Тартип радиосы

Каюм Насыйри эзләре буйлап...

ТӘРТИП радиосы мәдәни сәфәрләрен дәвам итә.

ТӘРТИП радиосы кичә бөек мәгърифәтчебез Каюм Насыйри эзләре буйлап Яшел Үзән районына сәфәр кылды.
Белүегезчә, олуг шәхесебез әлеге районның Кече Шырдан авылыннан. Бу авылда аның бюсты урнаштырылган. Шулай ук биредә Каюм Насыйриның яңартылган мә­чете, музей-китапханәсе, чишмәсе һәм аның исемендәге урам бар икән.

Кече Шырдан әле дә Каюм Насыйри эзләрен саклый диючеләр мең кат хаклы!...

Сәфәребезнең тагын бер тукталышы - Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында урнашкан Каюм Насыйри исемендәге архитектура һәм этнография комплексы. Биредә мәгърифәтченең үз куллары белән ясалган җиһазлары саклана.



ТӘРТИП радиосы шулай ук бүгенге форсаттан файдаланып, республикабызның уникаль урыны - ачык һавада урнашкан “Татар авылы” этнографик музеенда да булды. Музейның директоры Дамир Камалетдинов татар авылларының тарихы, үзенчәлекләре турында бик күп кызыклы мәгълүмат җиткерде.



Безне җылы кабул иткән район халкына, Яшел Үзән музейларының хезмәткәрләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар