Логотип Тартип радиосы

"Әниләр марафоны" бәйгесенең нигезләмәсе

Марафонда катнашканчы, аның барлык шартлары белән танышып чыгыгыз.

Раслыйм
«ТАТМЕДИА» АҖ

Генераль директоры
«____» ____________________2022 ел

 

 

“Әниләр марафоны” бәйгесе

 

1. Гомуми кагыйдәләр
1.1. «Әниләр марафоны» бәйгесен (алга таба – Бәйге)  Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан 

Республикасында яшәүче халыклар   вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе  (алга таба – Комиссия) ярдәме белән “ТӘРТИП” радиопрограммасы (Оештыручының тулы атамасы: “Татмедиа” АҖ, юридик адресы: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт. Почта адресы: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт. ИНН 1655144950 КПП 165501001) (алга таба – Оештыручы) Татарстанда һәм Республикадан читтә яшәүче татарлар арасында оештыра.

1.2. Бәйгенең максатлары: татар әниләре өчен тәҗрибә уртаклашу, аралашу мәйданы булдыру, буыннан-буынга күчеп килгән гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрне саклау.

1.3. Бәйгедә әлеге Нигезләмә таләпләренә туры килгән һәр татар әнисе, дәү әнисе катнаша ала.

1.4. Бәйгенең шартлары, бүләкләре турында мәгълүмат шушы Нигезләмәдә теркәлгән.

1.5. Бәйге турындагы мәгълүмат http://tartip.tatar сайтында һәм  https://vk.com/tartip.tatar төркемендә урнаштырыла.

 

2. Бәйгене үткәрү вакыты: 
2.1. Бәйге 2022 елның 1 ноябреннән 2022 елның 16 декабренә кадәр үткәрелә.
2.2. Бәйге өчен постлар 2022 елның 1 ноябреннән 22 ноябренә кадәр урнаштырыла. 
2.3. Нәтиҗәләр 2022 елның 23 ноябреннән 2022 елның 29 ноябренә кадәр ясала.
2.4. Бәйгенең җиңүчеләр исемлеге 2022 елның 29 ноябренә кадәр сайтта урнаштырылачак: http://tartip.tatar

2.5. Җиңүчеләргә бүләкләр 2022 елның 16 декабренә кадәр тапшырылачак. 

 

3. Бәйгедә катнашучылар һәм аларның хокуклары
3.1. Бәйгедә эшкә сәләтле физик затлар – хатын-кызлар катнаша ала.
3.2. Катнашучыларның РФ кануны һәм гамәлдәге Нигезләмәдә каралган хокуклары һәм бурычлары бар.

4.. Бәйгедә катнашу кагыйдәләре
4.1. Бәйге ВКонтакте социаль челтәрендә уздырыла. Бәйгедә катнашу өчен Вконтактедагы ачык аккаунттан (аккаунт булмаган очракта, Вконтактеда теркәлеп, ачык аккаунт булдырырга) һәм ТӘРТИП радиосының https://vk.com/tartip.tatar рәсми төркеменә язылырга кирәк.

4.2. Катнашырга теләүчеләр Вконтактеда марафон башлануын игълан иткән махсус постның комментарийларында:

- исем-фамилиясен,

- кайсы төбәктән/шәһәрдән/районнан булуын язарга

- әлеге постка үзләренең шәхси битләрендә репост ясарга тиеш.

4.3. Катнашучыларга ВКонтакте социаль челтәрендә 21 көн дәвамында 21 темага үз сәхифәләрендә, #әниләрмарафоны хештегын кулланып, татар телендә пост (биременә карап, фото, видеопост) урнаштырасы. Барлык постларны да урнаштырып бетерүнең соңгы көне - 2022 елның 22 ноябре.

 

5.  Бәйге нәтиҗәләрен чыгару һәм җиңүчеләрне билгеләү
5.1. Әлеге Нигезләмәнең 4нче пунктындагы шартларны үтәгән очракта, җиңүчеләр чираттагы критерийлар буенча билгеләнә:

- саф татар телендә язу, татар клавиатурасын куллану

- постларның эчтәлеге

- марафонга иҗади яктан килү

5.2. Конкурсантларны бәяләү 10 баллы система буенча конкурсның жюри әгъзалары куйган билгеләрдән  чыгып оештырыла. Иң күп балл җыючы – Гран-при иясе була, баллар саны буенча шулай ук 8 җиңүче билгеләнә..

5.3. Җиңүчеләрне билгеләү өчен Бәйгене Оештыручы биш кешедән торган Комиссия төзи. Аларның исемлеге Оештыручының рәсми сайтында урнаштырыла. Комиссия бәйгенең җиңүчеләрен билгели һәм протокол төзи. Протоколны «Тәртип» радиопрограммасының баш мөхәррире раслый. Протокол Бәйге Оештыручы тарафыннан алты ай дәвамында саклана. Бәйге уздыру тәртибенә һәм нәтиҗәләргә шикаять бирү каралмаган.

 

6. Бәйге бүләге
6.1. Җиңүчеләргә акчалата бүләк тапшырыла. Югары балл җыйган 8 катнашучының һәркайсына -10 000 сум,  Гран-при иясенә – 20 000 сум тапшырыла.
6.2. Оештыручы катнашучыларга өстәмә бүләкләр тапшырырга мөмкин.

 

7. Бүләк тапшыру тәртибе
7.1. Бүләк Комиссия әгъзасы һәм Оештыручы тарафыннан биреләчәк.
7.2. Катнашучылар, бүләкне алучылар Бәйгене Оештыручыга паспорт күчермәсен күрсәте, үз шәхесен раслый.
7.3. Оештыручыга салым агенты функциясен башкару өчен кирәкле мәгълүматны – паспорт копиясе, ИНН, иминият таныклыгын  бүләк алучы катнашучылар тапшыра.  Шулай ук  Оештыручы белән бүләк итү килешүен төзи.

7.4. tartip.tatar сайтында Бәйгегә нәтиҗә ясалгач, җиңүче 3 (өч) көн дәвамында Оештыручыга мөрәҗәгать итмәсә, бүләкне алу хокукын югалта. 
7.5. Җиңүче дип табылган катнашучылар өстәмә түләүләр таләп итмичә интервью бирә, фото һәм видеосъёмкада, башка чараларда катнаша һәм үз исемен, фамилиясен, аның катнашында әзерләгән материалларны Бәйге турындагы реклама мәгълүматын (фотосурәтләр һәм реклама роликлары) таратуда куллану өчен Оештыручыга бушлай хокук бирә. Бу материалларга барлык хокукка Оештыручы ия.

 

8. Үзенчәлекле шартлар
8.1. Оештыручы хокуклы:
– РФ кануны һәм гамәлдәге Нигезләмәдә каралган очраклардан, шулай ук бәхәсле хәлдән кала, катнашучылар белән хат аша сөйләшүләргә кермәскә;
– Бәйгене гамәлдән чыгарырга яки Бәйге турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертергә. Бу хакта Оештыручы http://tartip.tatar/ сайтында хәбәр итәргә тиеш.
8.2. Cалым түләү буенча барлык чыгымнарны җиңүчеләр РФ кануннары нигезендә үз өстенә ала.

8.3. Бәйгедә катнашучылар Оештыручыга шәхси мәгълүматын (Исем, фамилия, әтисенең исеме, адрес, телефон, e-mail) һәм аларны эшкәртергә ризалыгын бирә. Шул ук вакытта Бәйгедә катнашу Оештыручыга шәхси мәгълүматны автомат рәвештә бирү дип кабул ителә. Катнашучыдан шәхси мәгълүматны бирү буенча өстәмә килешү кирәк түгел.
8.4. Бәйгедә катнашып, катнашучы Бәйге нәтиҗәләрен игълан иткәндә шәхси мәгълүматын, фамилиясен, исемен һәм әтисенең исемен, яшәгән урынын күрсәтергә ризалык бирә. 
8.5. Оештыручы исемнәрне һәм фамилияләрне Бәйгедә катнашучыларның махсус ризалыгыннан һәм нинди дә булса акчалата бүләкләүдән башка файдалану хокукына ия.
8.6. Әлеге Бәйгегә кагылышлы барлык бәхәсле мәсьәләләр РФның гамәлдәге законнары нигезендә җайга салына. 
8.7. Бәйге Оештыручы Бәйгедә катнашмый. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт. Бик матур,тәрбияви бәйге бит бу.