Логотип Тартип радиосы

ӘНИЛӘР МАРАФОНЫна нәтиҗә

Татмедиада матбугат очрашуы узды.

Кичщ “ӘНИЛӘР МАРАФОНЫ”на нәтиҗә ясау, катнашучыларны бүләкләү максаты белән Татмедиада матбугат очрашуы узды. ТӘРТИП радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева әлеге проектның үтә дә мөһим булуын ассызыклап узды. Инстаграм социаль челтәрендә татар телле әниләр өчен аралашу мәйданы булдыру, тәҗрибә уртаклашуны максат итеп куйган бу марафонда 900лап әни һәм дәү әниләр катнашты. “Алар арасында чит төбәкләрдә, мәсәлән, Чукоткада, чит илдә (Австралия) гомер итүче әниләребез дә бар” дип сөйләде марафонның идея авторы Динара Әхмәт. Марафон барышында катнашучылар төпле киңәшләре, күңелле хатирәләре, бала тәрбияләүнең үзенчәлекле тәҗрибәләре белән уртаклашты, хәтта бер-берсе белән танышып дуслашырга да өлгерде. Катнашучы әниләрнең берничәсе ТӘРТИП радиосында чыгыш та ясады, радионың баш мөхәррире урынбасары Ләйлә Ялалова сүзләренә караганда, үрнәк әниләр белән тапшырулар әзерләү эше дәвам итәчәк.
Очрашу азагында марафонның бер көнен дә калдырмыйча катнашып барган әниләр арасында бүләк отканнарны бүләкләү мизгелләре күмәк фотога төшү белән тәмамланды.
"Әниләр марафон"ын оештыручылар бу проектны алга таба да дәвам итәргә исәпли. Чираттагы чара яз башында уздырылыр дип көтелә.

Фотолар өчен "Татар-информ" агентлыгына һәм фотограф Солтан Исхаковка рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар