Логотип Тартип радиосы

РӘХМӘТ ХАТЫ тапшырылды

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РӘХМӘТ ХАТЛАРЫ тапшырды

ТӘРТИП радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлевага һәм радионың тапшырулар мөхәррире Ләйлә Ялаловага бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татар мәдәниятен үстерүдәге фидакарь хезмәтләре өчен РӘХМӘТ ХАТЛАРЫ тапшырды.

Кадерле хезмәттәшләребезне чын күңелдән котлыйбыз!
Иҗади уңышлар, яңадан-яңа үрләр, алга куелган максатларны тормышка ашырырлык көч, зиһен һәм сәламәтлек телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әле уйлап хыялланып йөри идем орден, медальгә лайыклылар дип. Барып җиткән. Рәхмәт хаты да зурлау ул. Бик зур рәхмәт сезгә миннән дә!☀️ Сез безнең өчен озак көткән, Тормышка ачкан хыялыбыз. Молдова, Кишинёв, Рөстәм. (Интернетта тыңлыйбыз Сезне)