Логотип Тартип радиосы

"Татар азаны -2022" бәйгесенә нәтиҗә ясала

19 май 10 сәгатьтә Казанның Кол Шәриф мәчетендә “Татар азаны-2022” III бөтентатар бәйгесенең финал этабы узачак.

“Тәртип” радиосы, “Рухи моң” иҗат берләшмәсе һәм Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә оештырылган әлеге бәйгедә Татарстаннан һәм Республикадан читтә яшәүче барлыгы йөздән артык кеше көч сынашкан, нәтиҗәдә финалга бары 10 катнашучы чыккан. Узган еллардан аермалы буларак быел конкурста катнашырга теләүчеләр иң элек азанны дөрес әйтү буенча тест узарга, “Татар азаны мәктәбе” тарафыннан оештырылган он-лайн дәресләрне үзләштерергә һәм шуннан соң гына азан әйткән видеоларын җибәрергә тиеш булалар.
19 май көнне узачак финалның жюри комиссиясендә Татарстанның халык артисты, профессор Миңгол Галиев, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы Әлбир хәзрәт Крганов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башкалар, шул исәптән “Тәртип” радиосы вәкиле дә бар. Финалистларның ярышын теләгән һәркем килеп карый ала, Кол Шәриф мәчетенә керү ирекле!
Җиңүчегә “Татар мөәзине” исеме һәм “Тәртип” радиосында азан әйтү хокукы тапшырылачак. Ә бүләкләү чарасы шул ук көнне Казан Экспо үзәгендә оештырылган халыкара икътисади саммит кысаларында узачак.

Теги: Главный слайдер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар