Логотип Тартип радиосы

“ТАТАР АЗАНЫ - 2022” бәйгесенең җиңүчесе билгеле!

Бүген “Татар азаны-2022” III бөтентатар бәйгесенең йомгаклау чарасы узды.

 

Бүген Кол Шәриф мәчетендә “Тәртип” радиосы, “Рухи моң” иҗат берләшмәсе һәм Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә оештырылган “Татар азаны-2022” III бөтентатар бәйгесенең йомгаклау чарасы узды.

Конкурс барышында оештыру комитеты йөзгә якын видео кабул итә. Узган еллардан аермалы буларак быел бәйгедә катнашырга теләүчеләр азан әйткән видеоларын җибәргәнче, иң элек азанны дөрес әйтү буенча тест узарга һәм “Татар азаны мәктәбе” тарафыннан оештырылган он-лайн дәресләрне үзләштерергә тиеш булган. Барлык биремнәрне дә дөрес үтәгән катнашучылар арасыннан нәтиҗәдә 10 финалист сайланып алынган. Рәмис Әхмәдуллин (Яшел Үзән), Илфат Гыйбадуллин (Яшел Үзән районы), Наил Галимуллин (Самара өлкәсе), Илнур Зыятдинов (Кукмара), Рузил Ихсанов (Казан), Нияз Максутов (Чистай), Марат Ризванов (Казан), Илмир Саматов (Казан), Ришат Сафин (Әлмәт) һәм Динар Шәймәрданов (Казан) бүген мәртәбәле жюри әгъзалары каршында чыгыш ясады.

Татарстанның халык артисты, профессор Миңгол Галиев, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар Хәсәнов, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья Татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов һәм Ульяновск өлкәсе Мөселманнарның үзәк диния нәзарәтиятенә караган мөфтият вәкиле Рәсүл хәзрәт Фәтхуллов барлык азаннарны тыңлап, үзара киңәшләшкәннән соң, быелгы бәйгенең җиңүчеләрен игьлан итте. “Татар мөәзине”  исеменә, шулай итеп, быелгы бәйгедә Динар Шәймәрданов лаек булды. Икенче урында - Илфат Гыйбадуллин һәм өченче урын иясе - Рузил Ихсанов. Аларның өчесенә дә “Тәртип” радиосында азан әйтү хокукы бирелде. Мәчетләрдән яңгырый торган азанның сыйфатын үстерү, сәләтле азан әйтүчеләрне барлау, мәхәллә тормышын җанландыруны максат итеп куйган “Татар азаны” проекты киләсе елда да үз эшен дәвам итәчәк.

 

Марат Хафизов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар