Логотип Тартип радиосы

"Татар азаны. Балалар" бәйгесенең җиңүчеләре билгеле!

Беренче урынга - велосипед!

"Тәртип" радиосы һәм "Рухи моң" иҗат берләшмәсе оештырган "Татар азаны. Балалар" бәйгесе 
Рамазан аенда ук старт алган иде, бу ялларда әлеге бәйгегә йомгак ясалды.
Конкурска балалардан 40ка якын азан видеолары җибәрелде. 
Балаларга бәйгегә әзерләнергә азан.татар сайтында урын алган видеодәресләр дә ярдәм итте. 

Беренче урынга Казаннан Кәрим Галиев лаек булды. Аңа бәйгенең иганәчесе - "Ханский дом" ширкәтеннән велосипед, бүләк ителде?
Кәримгә 12 яшь, ул җыр белән шөгыльләнә, Казанның 149нчы лицееның 6нчы сыйныфында укый. Шаян тв каналы һәм "Йолдызлык" фестивале аша тамашачыларга бик яхшы таныш.

Икенче урынга - Буадан Сәлим Хәйбуллин лаек булды. Аңа смарт сәгать бүләк ителде. Сәлимгә 10 яшь.
Афәрин, егетләр! Котлыйбыз сезне!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кәримгә һәм Сәлимгә уңышлар телим. Муллагали бабагыз. 19.07.2022. Казан.