Логотип Тартип радиосы

ТӘРТИП радиосы ТАТМЕДИА агентлыгының коллегия утырышында катнашты

Бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау коллегиясе алдыннан оештырылган күргәзмәдә ТӘРТИП радиосы да катнашты.

Татарстан Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров радионың узган елгы эшчәнлеген, уңышларын уңай бәяләде. Аралашу барышында ТӘРТИП радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева радиода чыгып килүче тапшыруларның бермә-бер артуын да ассызыклады. “Моң сандыгы” тапшыруының авторы һәм алып баручысы Руслан Габитов  исә килгән кунакларга борынгы татар музыка уен коралларының бай төрлелеге белән таныштырып, аларны ясау нечкәлекләре турында сөйләде. Коллегия башланыр алдыннан милли уен коралларыбызның ничек яңгыравын ишетү мөмкинлеге дә булды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар