Логотип Тартип радиосы

ТӘРТИП радиосы журналистлар белән очрашты

“Тәртип” радиотыңлаучыларны яңа проектлар белән сөендерүен дәвам итә.

Сентябрьдә күптән көтелгән ике тапшыру дөнья күрде: ЯҢАЛЫКЛАР һәм ТӘРТИПЛЕ ИРТӘ . Соңгысының алып баручылары Ризәлә Исмәгыйлева һәм Илфат Фәйзрахмановка тагын бер иҗади дуэт килеп кушылды: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “BEZ” телеканалының баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина һәм Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов.

Иртәнге эфир белән беррәттән кичке эфир да үзгәрешләр кичерә. Һәр сишәмбе Тәртип радиосыныңы туры эфирында тыңлаучыларга юридик ярдәм күрсәтүче “ХОКУК ҺӘМ ХАКЛЫК” тапшыруы чыга башалады. Аның алып баручысы юрист Гөлназ Миньязова эфир дәвамында экспертлар (алар арасында адвокатлар, пенсия фонды, салым органы хезмәткәрләре, нотариаль хезмәт вәкилләре  һ.б.) белән халыкны борчыган сорауларга ачыклык кертә. Тапшыру үз аудиториясен кыска вакыт эчендә тапты, атна дәвамында төрле элемтә чаралары аркылы килгән сораулар саны әнә шул хакта сөйли.

Шулай ук кичке эфирның тагы бер яңалыгы – һәр дүшәмбе кичке 17.15 сәгатьтә чыгучы “ХӘЕРЛЕ КИЧ, ТАТАРСТАН” тапшыруы. Айваз Садыйров һәм Айсылу Лерон көн кадагында булган татар иле, дөньякүләм проблемаларны күтәреп, экспертлар белән фикер алыша, тыңлаучылардан килгән хәбәрләрне укый, туры эфирда шалтыратулар кабул итә.  

Шулай ук якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан 1 ноябрьдән Тәртип радиосы ӘНИЛӘР МАРАФОНЫ игълан итә. Максат зур – инстаграм социаль челтәрендә татар телле әниләр өчен аралашу мәйданы булдыру, тәҗрибә уртаклашу. Марафонның идея авторы Динара Әхмәт 21 көн дәвамында катнашучыларга инстаграм сәхифәдә 21 тема тәкъдим итәчәк. Алар арасында “Декрет ялы”, “Бишек җыры”, “Балаларга хат”, “Әтиләр һәм бәбиләр” кебек темалар булачак. Шуларның һәркайсына туры китереп, постлар куясы була. Марафонның бер көнен дә калдырмыйча, катнашып барган әниләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар