Логотип Тартип радиосы

ТӘРТИП радиосында "Татар азаны-2022" бәйгесе җиңүчеләреләренең азаннары яңгырый

Аларның кайсын кайчан ишетергә була соң?

Хәтерләсәгез, узган айда без "Татар азаны-2022" бәйгесенең 3 җиңүчесен билгеләгән идек, аларның өчесенә дә “Тәртип” радиосында азан әйтү хокукы бирелде.

Шулай итеп, конкурста беренче урын яулаган “Татар мөәззине”  исеменә лаек булган Динар Шәймәрданов ТӘРТИП радиосы тыңлаучыларын икенде намазына чакыра. Икенче урын җиңүчесе Илфат Гыйбадуллин ястү намазына, ә өченче урын иясе Рузил Ихсанов ахшам намазына дәшә. 

Иртәнге һәм өйлә азаннарын гадәттәгечә Әхтәм абыебыз әйтә.

"Татар азаны-2022" бәйгесе җиңүчеләренең азаннарын сез 1  июньнән 31 августка хәтле ишетә аласыз.

 

Фотограф: Марат Хафизов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар