Логотип Тартип радиосы

Тукай илендә –ТӘРТИП!

ТӘРТИП радиосы кичә Тукай эзләре буйлап Арча якларына сәяхәт кылды.

Казан-Кушлавыч-Кырлай-Арча маршруты буенча оештырылган бу сәяхәт барышында Тәртип командасы 4 музейда булып, татарның олуг шагыйре Габдулла Тукайның балачагы, аның шәҗәрәсе, тормыш юлы, иҗаты белән кабат танышып, хәтер яңартты. Арча районының чыннан да бай тарихы, районда туып үскән, татар милләте өчен хезмәт куйган бөек шәхесләре барлыгын тагын бер кат раслады бу сәяхәт.

Тукай исемен йөрткән Арча педагогика көллиятендә урнашкан Әлифба музеена бару, ТӘРТИП радиосы хезмәткәрләренең күптәнге хыялы иде!  Һәм ул тормышка ашты. Әлифба музеенда төрле милләтнең 65 телдә бастырылган әлифба китабы саклана. Ә төп экспонат, әлбәттә, татар әлифбасы. Аның авторлары Арчалыларның хөрмәтле мөгаллимнәре – ирле-хатынлы Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитова. Аларның уртак иҗат җимеше булган, без укыган татар әлифбасы 1965 елда басылып чыгып, бөтен татар мәктәпләренә таратыла һәм озак еллар дәвамында татар мәктәбе бусагасын атлап кергән балалар өчен төп белем чыганагы булып тора. Шуңа да Әлифба музееның иң зур залы шушы шәхесләребезгә багышланган булуы гаҗәп түгел. 


Тәртип радиосы Арча районының бу һәм башка бик күп музейлары турында радиоэфирда тулырак мәгълүмат бирү максатыннан музей хезмәткәрләре белән уртак тапшырулар әзерләргә җыена. ТӘРТИП радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева әйтүенчә, Республика буенча мондый төр сәяхәтләр алга таба да оештырылып торачак. Бу - районнар белән элемтәләрне ныгыту, уртак проектлар башлап җибәрү һәм радиоэфирны тагы да баету өчен бик зур мөмкинлек.

Тукай эзләре булайп сәяхәт итүне оештыруга үз өлешен керткән һәркемгә, Арча районы хакимиятенә, районның музей хезмәткәрләренә, Татмедиа ширкатенә, ТӘРТИП радиосы зур рәхмәтләрен белдерә. Дәвамлы эш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар