Логотип Тартип радиосы

«Үз илемдә - үз көем» җыр бәйгесенең нигезләмәсе

ИГЪТИБАР! Тәртип радиосы “Үз илемдә – үз көем” бәйгесен башлап җибәрә! Русиядә игьлан ителгән Гаилә елы уңаеннан, безнең бу бәйгебез иҗади гаиләләр арасында узачак

ИГЪТИБАР! Тәртип радиосы “Үз илемдә – үз көем” бәйгесен башлап җибәрә! Русиядә игьлан ителгән Гаилә елы уңаеннан, безнең бу бәйгебез иҗади гаиләләр арасында узачак.
Төп шарт - музыка уен коралларына кушылып җырлау яки җырны акапелла башкару. 
Комиссия әгъзалары барлык видеоларны карап, бер җиңүче гаиләне сайлаячак. Алар Тәртип радиосы оештыра торган концертларның берсендә зур сәхнәдә чыгыш ясарга чакырылачаклар. Шулай ук җиңүчеләрнең җырлары ТӘРТИП радиосы эфирында да яңгыраячак.
БӘЙГЕНЕҢ ТӨП ШАРТЛАРЫ:
- катнашучылар бер гаилә әгъзалары яки туганнар булырга тиеш (мәсәлән, әти-әни һәм балалар, ир һәм хатын, әби һәм оныклар, бертуганнар, икетуганнар һ.б.). Кимендә ике кеше; 
- катнашучылар сирәк яңгыраучы яки онытылып баручы җырны музыка уен коралларына кушылып җырларга яки җырны акапелла башкарырга тиеш;
- җырны башкаруга иҗади килү хуплана;
- җырны видеога төшереп, әлеге яхшы сыйфатлы видеоны +7987 220 50 50 номеры буенча ватсапка яки телеграмга җибәрәсе. Шулай ук Яндекс.Диск, Mail.Облако , Google.Drive кебек күләмле файлларны саклаучы системаларны кулланып, шуларга сылтама да җибәрергә мөмкин;
- видеолар 2024 елның 10 апреленә кадәр кабул ителә.

/images/uploads/ckeditor/pdf/65f1ba5fd6719_Положение.pdf

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар