Логотип Тартип радиосы

Волейбол турнирында кем җиңде?

Бүген ТӘРТИП татар телле радиостанцияләр арасында узучы традицион волейбол ярышында катнашты.

Турнирга барлыгы 7 команда җыелды. Алар: "Болгар радиосы"(Казан), "Күңел" радиосы(Яр Чаллы), "Татар радиосы"(Казан), Саба радиосы, Мамадыш радиосы, Биектау радиосы һәм ТӘРТИП.   Җиде команда арасында быел иң көчлесе - Мамадышлар булды! Афәрин! Ә, димәк, киләсе елда шул якларга юл тотачакбыз, чөнки традиция буенча турнирны җиңүче команда оештыра.

P.S. 8 еллык тарихы булган волейбол турнирында ТӘРТИП ике тапкыр чемпион исемнә лаек булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар