Логотип Тартип радиосы

"Язгы марафон"га нәтиҗә ясалды

"Тәртипле иртә" тапшыруында марафонда катнашучылар булды.

"Язгы марафон" катнашучылары Миңниса ханым һәм Миләүшә Закирова белән туры эфирда сигез көнлек марафонга  йомгак ясадык.

100дән артык катнашучы, 750дән артык язма Күпме гыйбрәтле язмышлар, күңелле тарихлар, онытылмас хатирәләр, мәңгелек темаларга уйланулар!

"Язгы марафон" барышында гүзәл затларыбызның уңганлыгына, осталыгына һәм зирәклегенә тагын бер инандык! Аларның язмаларын #язгымарафон хештегына кереп укый аласыз.
 
Барлык катнашучыларга да зур рәхмәтләребезне белдерәбез! Изге ниятләрегез, теләкләрегез тормышка ашсын! Якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, бәхеттә-шатлыкта яшәргә язсын. Алдагы марафоннарда очрашканчыга кадәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар