Логотип Тартип радиосы

Җыр бәйгесен башлыйбыз!

"Үз илемдә - үз көем" конкурсында гаиләләр көч сынашачак.

ТӘРТИП радиосы “Үз илемдә – үз көем” бәйгесен башлап җибәрә! Инде икенче мәртәбә уздырылучы бу бәйге быел Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә оештырыла.
Былтыргы бәйгедә аерым башкаручылар һәм коллективлар катнашса, быелгы конкурста үзара гаиләләр көч сынашачак.
Төп шарт - музыка уен коралларына кушылып җырлау яки җырны акапелла башкару.
Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге мәртәбәле комиссия әгъзалары барлык видеоларны карап, берничә җиңүче гаиләне сайлаячак. Алар 29 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак Гала-концертта чыгыш ясаячак. Шулай ук җиңүчеләрнең җырлары ТӘРТИП радиосы эфирында да яңгыраячак.

?
Бүләкләргә килгәндә,
Өченче урын - 10 000
Икенче урын - 15 000
Беренче урын - 25 000
Гран-при - 50 000 сум

‼
Шулай итеп, БӘЙГЕНЕҢ ТӨП ШАРТЛАРЫ:
- катнашучылар бер гаилә әгъзалары яки туганнар булырга тиеш (мәсәлән, әти-әни һәм балалар, ир һәм хатын, әби һәм оныклар, бертуганнар, икетуганнар һ.б.). Кимендә ике кеше;
- катнашучылар сирәк яңгыраучы яки онытылып баручы җырны музыка уен коралларына кушылып җырларга яки җырны акапелла башкарырга тиеш;
- җырны башкаруга иҗади килү хуплана;
- җырны видеога төшереп, әлеге яхшы сыйфатлы видеоны +79872205050 номеры буенча ватсапка яки телеграмга җибәрәсе. Шулай ук Яндекс.Диск, Mail.Облоко , Google.Drive кебек күләмле файлларны саклаучы системаларны кулланып, шуларга сылтама да җибәрергә мөмкин;
- видеолар 16 октябрьгә хәтле кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат бәйгенең нигезләмәсендә:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар