Логотип Тартип радиосы

"Үз илемдә - үз көем" җыр бәйгесенең нигезләмәсе

Бәйгедә катнашырга теләүчеләрне Нигезләмә белән танышып чыгарга чакырабыз!

Раслыйм
«ТАТМЕДИА» АҖ

Генераль директоры
«____» ____________________2022 ел

 

1. Гомуми кагыйдәләр
1.1. «Үз илемдә – үз көем» бәйгесен (алга таба – Бәйге)  Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан 

Республикасында яшәүче халыклар    

вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе  (алга таба – Комиссия) ярдәме белән “ТӘРТИП” радиопрограммасы (Оештыручының тулы атамасы: “Татмедиа” АҖ, юридик адресы: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт. Почта адресы: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт. ИНН 1655144950 КПП 165501001) (алга таба – Оештыручы) Татарстанда һәм Республикадан читтә яшәүче татарлар арасында оештыра.

1.2. Бәйгенең максатлары: туган телне, милли мирас һәм гаилә кыйммәтләрен саклау, талантлы гаиләләрне барлау.

1.3. Бәйгедә әлеге Нигезләмә таләпләренә туры килгән һәркем катнаша ала.

1.4. Бәйгенең шартлары, бүләкләре турында мәгълүмат шушы Нигезләмәдә теркәлгән.

1.5. Бәйге турындагы мәгълүмат http://tartip.tatar сайтында урнаштырыла.

 

2. Бәйгене үткәрү вакыты: 
2.1. Бәйге 2022 елның 5 сентябреннән 2022 елның 16 декабренә кадәр үткәрелә.
2.2. Бәйгегә материаллар 2022 елның 16 октябренә кадәр кабул ителә. 
2.3. Нәтиҗәләр 2022 елның 17 октябреннән 2022 елның 23 октябренә кадәр ясала.
2.4. Бәйгенең җиңүчеләр исемлеге 2022 елның 25 октябренә кадәр сайтта урнаштырылачак: http://tartip.tatar

2.5. Җиңүчеләргә бүләкләр 2022 елның 16 декабренә кадәр тапшырылачак. Төгәл датасы http://tartip.tatar сайтында урнаштырылачак.

 

3. Бәйгедә катнашучылар һәм аларның хокуклары
6.1. Бәйгедә эшкә сәләтле физик затлар катнаша ала.
6.2. Катнашучыларның РФ кануны һәм гамәлдәге Нигезләмәдә каралган хокуклары һәм бурычлары бар.

4.. Бәйгедә катнашу кагыйдәләре
4.1. Бәйгедә катнашу өчен бер гаилә әгъзалары яисә туганнар (мәсәлән, ир һәм хатын, әтисе һәм кызы, әбисе һәм оныклары, апалар һәм энекәшләр һ.б.)  башкаруында радио, телевидениедән, сәхнәдән сирәк яңгырый торган, яки бер дә яңгырамаган татар җырын  видеога төшереп җибәрергә кирәк. Катнашучыларның саны икедән дә ким була алмый.
4.2 Җырны акапелла яки халык уен коралына кушылып җырларга мөмкин. Мәсәлән, баянга. Фонограммалар кабул ителми, чөнки башкаручыларның җырлау осталыгы бәяләнә.
4.3. Конкурсантлар җырны тулысы белән яки кушымтасы белән бер куплетын башкара ала.
4.4. Төшереп җибәргән видео яхшы сыйфатта булырга тиеш.
4.5. Видеоматериалны җибәргәндә катнашучылар үзләренең исемнәрен, фамилияләрен һәм әтиләренең исемнәрен тулысынча язарга, яшь, адрес, телефон номерларын, җырның исемен һәм авторларын күрәтергә тиеш булалар.

4.6. Эшләр:

- +79872205050 ватсап/телеграм номерына

- шул ук номерга сылтаманы күрсәтеп файлообменник аркылы да кабул ителә.

 

5.  Бәйге нәтиҗәләрен чыгару һәм җиңүчеләрне билгеләү
5.1. Әлеге Нигезләмәнең 4нче пунктындагы шартларны үтәгән очракта, җиңүчеләр чираттагы критерийлар буенча билгеләнә:

- җыр сайлау

- башкару осталыгы

- чыгышка иҗади яктан килү

5.2. Конкурсантларны бәяләү 10 баллы система буенча конкурсның жюри әгъзалары куйган билгеләрдән  чыгып оештырыла. Иң күп балл җыючылар җиңүче дип табыла.

5.3. Җиңүчеләрне билгеләү өчен Бәйге Оештыручы тарафыннан мәдәният өлкәсендә хезмәт итүче биш кешедән торган Комиссия төзелә. Аларның исемлеге Оештыручының рәсми сайтында урнаштырыла. Комиссия бәйгенең җиңүчеләрен билгели һәм протокол төзи. Протоколны «Тәртип» радиопрограммасының баш мөхәррире раслый. Протокол Бәйге Оештыручы тарафыннан алты ай дәвамында саклана. Бәйге уздыру тәртибенә һәм нәтиҗәләргә шикаять бирү каралмаган.

 

6. Бәйге бүләге
6.1. Җиңүчеләргә акчалата бүләк тапшырыла. Өченче урын – 10 000 сум, икенче урын – 15 000, беренче урын – 25 000, Гран-при ияләренә – 50 000 сум.
6.2. Оештыручы катнашучыларга өстәмә бүләкләр тапшырырга мөмкин.

 

7. Бүләк тапшыру тәртибе
7.1. Бүләк Комиссия әгъзасы һәм Оештыручы тарафыннан биреләчәк.
7.2. Катнашучылар, бүләкне алучылар Бәйгене Оештыручыга паспорт күчермәсен күрсәте, үз шәхесен раслый.
7.3. Оештыручыга салым агенты функциясен башкару өчен кирәкле мәгълүматны – паспорт копиясе, ИНН, иминият таныклыгын  бүләк алучы катнашучылар тапшыра.  Шулай ук  Оештыручы белән бүләк итү килешүен төзи.

7.4. tartip.tatar сайтында Бәйгегә нәтиҗә ясалгач, җиңүче 3 (өч) көн дәвамында Оештыручыга мөрәҗәгать итмәсә, бүләкне алу хокукын югалта. 
7.5. Җиңүче дип табылган катнашучылар өстәмә түләүләр таләп итмичә интервью бирә, фото һәм видеосъёмкада, башка чараларда катнаша һәм үз исемен, фамилиясен, аның катнашында әзерләгән материалларны Бәйге турындагы реклама мәгълүматын (фотосурәтләр һәм реклама роликлары) таратуда куллану өчен Оештыручыга бушлай хокук бирә. Бу материалларга барлык хокукка Оештыручы ия.

 

8. Үзенчәлекле шартлар
8.1. Оештыручы хокуклы:
– РФ кануны һәм гамәлдәге Нигезләмәдә каралган очраклардан, шулай ук бәхәсле хәлдән кала, катнашучылар белән хат аша сөйләшүләргә кермәскә;
– Бәйгене гамәлдән чыгарырга яки Бәйге турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертергә. Бу хакта Оештыручы http://tartip.tatar/ сайтында хәбәр итәргә тиеш.
8.2. Cалым түләү буенча барлык чыгымнарны җиңүчеләр РФ кануннары нигезендә үз өстенә ала.

8.3. Бәйгедә катнашучылар Оештыручыга шәхси мәгълүматын (Исем, фамилия, әтисенең исеме, адрес, телефон, e-mail) һәм аларны эшкәртергә ризалыгын бирә. Шул ук вакытта Бәйгедә катнашу Оештыручыга шәхси мәгълүматны автомат рәвештә бирү дип кабул ителә. Катнашучыдан шәхси мәгълүматны бирү буенча өстәмә килешү кирәк түгел.
8.4. Бәйгедә катнашып, катнашучы Бәйге нәтиҗәләрен игълан иткәндә шәхси мәгълүматын, фамилиясен, исемен һәм әтисенең исемен, яшәгән урынын күрсәтергә ризалык бирә. 
8.5. Оештыручы исемнәрне һәм фамилияләрне Бәйгедә катнашучыларның махсус ризалыгыннан һәм нинди дә булса акчалата бүләкләүдән башка файдалану хокукына ия.
8.6. Әлеге Бәйгегә кагылышлы барлык бәхәсле мәсьәләләр РФның гамәлдәге законнары нигезендә җайга салына. 
8.7. Бәйге Оештыручы Бәйгедә катнашмый. 

8.8. Бәйгегә җибәрелгән эшләр кайтарылмый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик урынлы бэйге дип уйлыйм, ун,ышлы, дэвамлы булсын иде шундый бэйгелэр.