Логотип Тартип радиосы

Радио көненнән фоторепортаж

Ачык студиядә кемнәр булды?

7 май без үз тарихыбызда беренче тапкыр эфирга ачык студиядән чыктык: 4 сәгать дәвамында "Тәртип"не радиодан гына ишетеп калмыйча, IT-park'ка килеп, туры эфир эшчәнлеген үз күзләрең белән күрү мөмкинлеге бар иде.

Студия кунаклары -  күренекле галим Фоат Галимуллин, Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров, "Риваять" этнотөркеме, Татарстан Республикасының цифрлы трансформация үзәгенең Дәүләт хезмәтләре һәм сервисларын цифрлаштыру юнәлеше җитәкчесе Марсель Гафаров, "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков  тыңлаучыларыбызны бәйрәм белән беренчеләрдән булып котлады.
Кунаклар арасында радионың беренче көннәреннән үк "Тәртип"нең көндәлеген алып баручы тыңлаучыбыз Галия апа да бар иде.

Җырлы, уенлы, котлауларга һәм хатирәләргә бай бәйрәм эфирыбызның узып киткәнен сизми дә калдык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар